ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2004 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате.

23
гыйнвар, 2004 ел
җомга
23 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең Россия Композиторлар берлеге рәисе, Россия авторлар җәмгыяте советы президенты Владислав Казенин белән очрашуында Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уртак чаралар үткәрү перспективалары тикшерелде.
Очрашу шушы дини бәйрәмгә туры килгәнгә күрә Минтимер Шәрипович Шаймиев, дәүләти һәм дәүләт аккредитациясенә ия булучы дәүләти булмаган мәгариф учреждениеләренең укуда, җәмәгать эшендә иң актив аспирантлары, студентлары һәм укучылары белән һәр елны үткәрелә торган очрашуда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе аспиранты Татьяна Борисованы Татьяна көне белән котлап, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.

22
гыйнвар, 2004 ел
пәнҗешәмбе
"Европада яшәүче күпләр Россиягә карата, көнчыгышка табарак хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору катлаулана бара, дип уйлыйлар. Казан Мәскәүдән 1000 чакрымга көнчыгыштарак урнашкан, әмма ул, әйтик, федерализм мәсьәләләрендә үзенең фикер сөреше буенча Мәскәүдән күпкә көнбатыштарак" - ГФР Бундестагының Халыкара эшләр комитеты рәисе Фолькер Рюэ 22 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашудан соң әнә шундый нәтиҗәгә килде.

21
гыйнвар, 2004 ел
чәршәмбе
21нче гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев министр урынбасары - РФ Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый иминлек хезмәте җитәкчесе С.Ф.Щадрин белән очрашты.

20
гыйнвар, 2004 ел
сишәмбе
Инде мәгълүм булганча, 18 гыйнварда "КамАЗ" - мастер" командасы "Телефоника-Дакар - 2004" раллиенда җиңүгә иреште. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шаймиев команда җитәкчесе С.Якуповка һәм "КамАЗ" ААҖгенераль директоры С.Когогинга котлау телеграммасы җибәрде. Анда республика җитәкчесе "КамАЗ-мастер" командасы әгъзаларын һәм камазлыларның барысын да дөньядагы иң абруйлы автоузышларның берсендә җинү белән котлый.

15
гыйнвар, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулын кабул итте. Билгеле булганча, кырык өч яшьлек Исмаил Хаккы Муса әлеге вазыйфага агымдагы елның 8 гыйнварында билгеләнгән иде. Ул Казанда Төркия Генераль консуллыгы ачылганнан бирле дүртенче консул.

14
гыйнвар, 2004 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиөв Татарстан Республикасының ике законына "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" һәм "Мәгълүмати ресурслар һәм Татарстан Республикасын мәгьлүматлаштыру турында" кул куйды.

6
гыйнвар, 2004 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев православие динендәге гражданнарыбызны Раштуа бәйрәме белән котлый.

5
гыйнвар, 2004 ел
дүшәмбе
30 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Юдинода "Казан" локомотив депосы машинист-инструкторы Алексей Сорвин гаиләсен өй туе белән котлады. 1996 елның 1 гыйнварына Казанда гына да 5763 тузган йортта 32 меңгә якын гаилә яши иде. Сорвиннар тузган торакны бетерү буенча Президент программасы нигезендә квартира алган 29 меңенче гаилә. Шушы елда гына да Татарстанда өч мең ярым өй туе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International