ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Саба районында республикада 2003 елда авыл хуҗалыгы тармагының икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2004 елда аграр сәнәгать комплексының үсеш юнәлешләре һәм стратегияләре мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уза. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министлар Кабинеты белгечләре һәм район хакимияте башлыклары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп иткән оешма вәкилләре катнаша.

20
февраль, 2004 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тукай районы Калмия авылы урта мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Белем йортын ачу бәйрәмендә шулай ук Тукай районы хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының даими комиссиясе әгъзасы, 43 нче округ депутаты Азат Хамаев, ТР мәгариф министры урынбасары Вера Боговарова катнашты.

19
февраль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Алабугага эш визиты дәвам итә. Визитның максаты - биш ел элек булдырылган "Алабуга" икътисади зонасында урнашкан сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышу, биш ел эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, фикерләр белән уртаклашу, булган проектларны тормышка ашыру һәм яңа проектлар турында сөйләшү иде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Похомов, "Түбән Кама нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоы Владимир Бусыгин, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.
Татар әдәбияты авыр югалту кичерә. Озакка сузылган каты авырудан соң, 18 февральдә 76 нчы яшендә Татарстанның халык язучысы, тарихчы-галим Нурихан Фәттахның тынгысыз йөрәге тибүдән туктады. Нурихан Фәттах белән хушлашу җыены 19 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

16
февраль, 2004 ел
дүшәмбе
15 февраль көнне "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне һәм ике якка да караган эшләрне бүлешү турында"гы Шартнамәгә кул куелуга 10 ел тула.

13
февраль, 2004 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Вешняковны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Колюшин, комиссия Аппараты Киңәшчесе Надежда Блинова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Президентның Дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, ТР Президенты Аппаратының оештыру эшләре бүлеге мөдире Булат Зиннуров, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты.

11
февраль, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Азатлык радиосы"ның "Йөзгә йөз" тапшыруын яздыруда катнашты. "Әлеге тапшыру инде 10 ел эшләп килә. Ул һәр якшәмбе 14.00 сәгатьтә эфирга чыга, шулай ук кичке сигездә һәм дүшәмбе көнне кабатлана", - дип сөйләде журналистлар белән очрашуда тапшыруның алып баручысы, "Азатлык радиосы"ның Мәскәү бюросы сәяси күзәтүчесе Михаил Соколов. "Йөзгә йөз" ("Лицом к лицу") программасында илнең бик күп җитәкчеләре, фикер ияләре белән әңгәмәләр корыла, Михаил Соколов сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Президентлардан беренче булып катнаша.

10
февраль, 2004 ел
сишәмбе
Бүген республиканың Яшел Үзән шәһәрендә халык депутатлары берләштерелгән советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, республиканың авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, сәнәгать, финанс, экология, яшьләр эшләре, мәгариф, социаль яклау министрлары, районның эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 7нче декабрьдә башкалада булган трагедик вакыйга уңаеннан Мәскәү шәһәре мэры Юрий Лужковка кайгы уртаклашу турында телеграмма юллады. «Татарстанлылар Мәскәү метрополитенында булган теракт нәтиҗәсендә кешеләрнең гомере өзелү турындагы хәбәрне кызгану хисе һәм тирән борчылу белән кабул итте. Шартлау вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм зыян күрүчеләргә теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне үтенәбез», диелә телеграммада.

6
февраль, 2004 ел
җомга
5 февраль "Идея" инновацияләр һәм җитештерү технопаркы" ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында Директорлар шурасы утырышы узды. Татарстан Республикасында инновацион эшмәкәрлекне үстерү максатыннан Президент Минтимер Шәймиев карары нигезендә 2002 елның декабрь аенда "Идея" инновацияләр һәм җитештерү технопаркы" төзү эше башлап җибәрелгән иде. Әлеге технопарк төзелеше эше Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы карамагы астында башкарыла. Агентлык башлыгы Игорь Привалов әйтүенчә: "Хәзереге вакытта без коры чимал белән генә сәүдә итмичә, дөнья базарына инде әзер идеяләр дә чыгарырга тиеш".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International