Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында Федерация Советында Татарстан Республикасыннан вәкилләр булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде.
Бүген “Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.
Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Рубин» футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасиа һәм «Рубин» футбол клубы президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән очрашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасы ачылды. Аны РФ суд системасын үстерү федераль максатчан программасы кысаларында төзеделәр.
Яңа хөкем йорты ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы буенча Арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар катнашты.
Кешеләрне һәм үз эшеңне нык ярату – милләттәшебез, күренекле хирург Ренат Акчуринның уңышы нигезендә менә шул сыйфатлар ята. Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчуринга багышлап төшерелгән "Йөрәккә якын" ("Близко к сердцу") документаль фильмын тәкъдим итү чарасында бу хакта берничә тапкыр кабатланды.
Презентация чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында Александр Пушкин һәйкәле каршында Рус теле көне уңаеннан һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 тулуга багышланган шигъри митинг узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, мәдәният, фән һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Федераль Собраниесенең Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе әгъзалары белән очрашты.
Анда Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе рәисе урынбасары Эрмине Нагдалян, Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Есаян, Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе фракцияләре әгъзалары катнашты. Россиядән – ФС Федераль корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзаидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Николай Рыжков, Россия Федерациясенең Әрмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, РФ ФС комитетлары әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстандагы әрмәннәр җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмметшин алып барды.
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов катнашында “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-минстры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Бүген Болгар тарих-археология комплексында "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры Вениамин Попов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Казанга төрле илләрдән килгән “Россия – Ислам дөньясы” төркеме әгъзалары катнашты.