“Без Болгарда өч ел эчендә ирешелгән нәтиҗәләргә таң калдык”, - дип белдерде бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карап чыкканнан соң, журналист белән әңгәмәсендә. Бүген иртән Игорь Шувалов ЕИК коллегиясе рәисе Виктор Христенко җитәкчелегендәге Евразия икътисади комиссиясе (ЕИК) делегациясе вәкилләре белән ТР Спас районында урнашкан борынгы Болгар шәһәрендә булды. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата барды.
Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү гадәттәгечә Республика көнендә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты.
Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты.