Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан истәлекле почта маркасына тантаналы рәвештә мөһер куйдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты секретаре Ольга Ярилова катнашты.
Бүген Казанда МусаҖәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры мәйданында XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев катнашты.
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы Казанда 19 майдан 21 майга кадәр уза. Быел бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Форумда Россиянең 76 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 1100 дин эшлеклесе һәм кунак катнаша.
Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыярый илчесе Минтимер Шәймиев «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында чыгыш ясады. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2087919.htm
Утырыш Казан Ратушасында уза. Утырышны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
Утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыярый илчесе Минтимер Шәймиев Казан Ратушасында уза торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында чыгыш ясады. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2087919.htm
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Бүген «Казан-Экспо»да «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды.
Анда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья халәл көне рәисе Мөхәммәт Джинна, Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча югары совет рәисе шәех Абдрахман Мөхәммәд Рашид Әл Халиф, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча икътисад министры урынбасары Абдулла Әл Салех, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов арасында эшлекле очрашу узды. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Ул онлайн-йөрештә әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын урнаштырды.
Шаһишәрип Шәймиев 1941 елда сугышка алына. Шунда ук фронтның алгы сафларына эләккән, Мәскәү астында көрәшкән. 1942 елда каты яраланганнан соң комиссиягә алына. Аннан 25 ел дәвамында Актаныш районы Әнәк авылында колхоз рәисе булып эшли.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.