Бүген Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР дәүләт хакимияте органнары һәм РФ дәүләт хакимиятенең территориаль органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә узган «Мәскәү – Татарстан күпере» VII яшьләр форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә «Яңарыш» республика фондының 12 еллыгы белән котлаудан башланды. 2010 елның 17 февралендә «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондын булдыру турында» ТР Президенты Указы имзаланган иде.
Хөрмәтле дуслар!
85 яшьлек юбилеем көннәрендә минем адреска килгән күп санлы котлауларыгыз, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә басылып чыккан күп санлы котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлаулар килүен дәвам итә.