ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген парламентның утырышлар залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды.

Көн тәртибенә ике сорау кертелгән - Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрен килештерү турында.

Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы уза. 

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Утырышның төп темасы – 2020-2025 елларда һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты турында фикер алышу.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк театрлары вәкилләре, махсус уку йортлары вәкилләре һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Бүген Казан Кремлендә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев уздырды.


13
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар  сайлауда катнашты.

Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендә премияләр тапшыру тантанасы узды.

2019 елда бу премиягә 26 кеше лаек булган, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексында булдылар.

Аларны РФ Мәгариф министрлыгының мәгълүмат технологияләре һәм дәүләт белем бирү сәясәтен гамәлгә ашыру үзәге президенты Исаак Калина, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров озата йөрде.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


30
август, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Казанда капиталь ремонт ясалган ММҮ бинасына күчкән ТР Милли китапханәсендә беренче экскурсия узды. 

Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчсе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 


29
август, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Милләт Җыены – 2020” пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International