Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашты.
Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Ватан алдында казанышлары өчен” орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Бүген Иннополиста, А.С.Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин очрашуы узды.
Очрашу барышында аларга ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләләре буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагере базасында “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинетында республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (ТатҮБК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды.
Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналы парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.