ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2008 ел
сишәмбе

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Александр Солженицынның рус әдәбиятының иң яхшы традицияләре дәвамчысы буларак тарихка кереп калачагына ышана.


2
август, 2008 ел
шимбә
31 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Камада Республика Хәйрия советы утырышында катнашты. Утырыш Түбән Кама муниципаль районының хәйрия эшчәнлеген координацияләү буенча Попечительләр советы мисалында гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.

1
август, 2008 ел
җомга
30 июльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев аерым муниципаль берәмлекләр - Казан шәһәре, Лаеш, Спас, Чирмешән һәм Алексеевски муниципаль районнарының территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турындагы Татарстан Республикасы законнарына кул куйды.
30 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт вазифалары турында"гы ТР Законының 14нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турыда"гы һәм "2007 елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады, дип белдерә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Беренче законда дәүләт хезмәткәрләренә акчалата бүләк күләмен билгеләү тәртибен аныклана.

31
июль, 2008 ел
пәнҗешәмбе

30 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кама Аланында “Олимпия” боз сараен ачу тантанасында катнашты.


30
июль, 2008 ел
чәршәмбе

29 июль көнне Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе Владимир Кикоть белән Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү департаменты җитәкчесе Виктор Кирьянов катнашты.


29
июль, 2008 ел
сишәмбе

28 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашты.


25
июль, 2008 ел
җомга

25 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кама Тамагының гипс руднигында булды.

25 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Әгерже муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында” һәм “Әтнә муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү хакында”гы Татарстан Республикасы Законнарына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды.


24
июль, 2008 ел
пәнҗешәмбе

23 июль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты, Калмыкия Республикасы башлыгы Кирсан Илюмжинов белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International