ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Төркия Консулы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы, йомгаклау  утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе,  РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры  Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.

Истәлек тактасы Илгиз Мәҗитов яшәгән Кече Кызыл урамындагы  йорт фасадына урнаштырылды. Проектның авторы - скульптор Фәнил Вәлиуллин.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының  Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында Идел буенда иң зур агротехник күргәзмә  – “Татарстанда Кыр көне-2019”  ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. 


23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Казанның Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта гадәттәгечә татар халкының Сабантуй бәйрәме узды.

Сабантуй мәйданчыгына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия төзүчеләр берлеге президенты, Санкт-Петербургның экс-губернаторы Владимир Яковлев һәм Байкал-Амур магистрален төзү идарәсенең элеккеге башлыгы, Социалистик  Хезмәт Герое Ефим Басин белән очрашты.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Халыкара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Ага Хан Премиясе комитеты әгъзасы, ЮНЕСКО генераль директорының элекке урынбасары Франческо Бандарин белән очрашты.


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген  Болгарда традицион “Изге Болгар җыены”  узды, ул Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми һәм ирекле рәвештә исламны кабул итүенә багышланган иде. Ел саен бу бәйрәмдә Россиядән һәм башка илләрдән килгән дистәләгән мең мөселман  катнаша. 

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм ТР Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин катнашты. 

 

Бүген  Болгар ислам академиясендә  Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми һәм ирекле рәвештә исламны кабул итүенә багышланган “Изге Болгар җыены” кысаларында  дин әһелләре белән очрашу узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Федераль Милли эшләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм ТР Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин,Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кырымның мөселман дин әһелләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International