Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты.
Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.
Ольга Васильева Казанга “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде. Иртән Казан Кремлендә РФ мәгариф министры ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Бөек Җиңү Көненә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм республика гражданнары катнашты.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” полилингваль белем бирү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә уздырды.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышын уздырды, ул безнең илнең бу Оешмага керүенә 65 ел тулуга багышланган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.