Бүген Мәскәүдә, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Кремльнең Екатерининск залында РФ Президенты Владимир Путин биш россиялегә дәүләт һәм халык алдындагы аерым казанышлары өчен “Россия Федерациясенең Хезмәт Герое” алтын медален тапшырды.
Бүген «Казан Экспо» комплексында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды.
Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм иҗат оешмалары вәкилләре бар иде.
Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залын ачты.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты. Анатолий Серышев Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара икътисади саммиты чараларында катнашу өчен килде.
Бүген Казанда традиция буенча, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулган көнне, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Бүген “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019” XI халыкара икътисади саммитының пленар утырышы узды.
Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Федерациясе Федераль Җыены рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, РФ Тышкы эшләр министрыгының мөселман илләре оемшалары белән багланышлар буенча махсус вәкиле Константин Шувалов, Төркиянең Палаталар һәм биржалар берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу һәм башкалар катнашты.
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада яңа полилингваль белем бирү комплексларын булдыру мәсьәләсе буенча Татарстан Президенты уздырган киңәшмәдән соң, брифинг узды.
Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов катнашты.