ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.

Алдарак Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.

Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды (Казан).

Рөстәм Миңнеханов һәм Одре Азуле конкурсның «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казан Кремлендә булды, анда ул «Яңарыш» республика фондының тугыз еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән танышты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев аңа «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңалык” республика фондының Попечительлек советы рәисе, мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе  Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнаштылар.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.


3
март, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев белән очрашты.

Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2017 елның 19 августында кабул ителгән иде. Фәриддин Насрыев Генераль консул итеп 2018 елда билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International