ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2002 ел
җомга
"Казан яриинкәсе"ндә "Энергияне сак тоту буенча максатчыл программаны тормышка ашыру мәсьәләләре" дип аталган төбәкара симпозиум эшли башлады. Шуның кысасында төрле төбәкләрнең 110 компаниясе һәй Татарстанның 57 предприятиесе катнашында "Энергетика. Ресурсларны сак тоту" дигән күргәзмә дә үзенең ишекләрен ачты.
Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы статусы турындагы федераль законга беренче укылышта Дәүләт Думасы кабул иткән төзәтмәләрне М. Шәймиев закон чыгарудагы башбаштаклык дип саный.
Аның сүзләренә караганда, РФ Төп Законы нигезендә Федераль Җыелыш югары палатаны төзү тәртибенә кагылышлы законнарны гына кабул итәргә вәкаләтле, ә аның бу вәкаләтләре РФ Конституциясенең 102 статьясында төгәл бәян ителгән. Шуның белән бергә, ул шуны күрсәтеп узды: Федерация Советында төбәк вәкилләренең хокукларын алдан билгеләп кую - Федерация субъектлары буларак, төбәкләрнең хокукларын тупас бозу.
4 декабрьдә Ханук бәйрәменең бишенче көнен бәйрәм иткәндә БДБнең Яһүд мәхәлләләре федерациясе президенты, "Израиль, Россия һәм БДБ" Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Леви Леваев җитәкчелегендәге "Израиль-Мәскәү" делегациясе Казанның иудей мәхәлләсенең почетлы кунагы булды. Шул ук көнне Л.Леваевны Кремльдәге резиденциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Кунакны, шулай ук республикада һәм аннан читтә яшәүче барлык яһүдләрне Ханук бәйрәме белән тәбрик итеп, М.Шәймиев аларга тынычлык һәм иминлек теләде. Ул шулай ук бүген шактый катлаулы заман кичерүче изге Израиль җиренә дә инде күп көтелгән тынычлык һәм татулыкның һичшиксез киләчәгенә эчкерсез өмет белдерде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга Хөрмәтле Госман хәзрәт!
Сезне һәм Татарстан Республикасының барлык мөселманнарын изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.
Ислам культурасының борынгы традицияләренә барып тоташкан Ураза бәйрәме - һәрбер мөселманның тормышында иң олуг вакыйгаларның берсе. Ул изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерә һәм әхлакый яңарыш бәйрәме, үткәннең асылына төшенү һәм киләчәккә өметләр баглау көне булып тора. Ураза бәйрәме һәр йортка игелек, иминлек һәм сөенеч алып килсен!

4
декабрь, 2002 ел
чәршәмбе
Франциядә халыкара теннис турнирында Россиянең милли командасы беренче тапкыр Дэвис Кубогын отты. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевка, шулай ук атаклы теннисчылар Евгений Кафельников, Марат Сафин һәм Михаил Южныйга "Дэвис Кубогы" халыкара турнирында җиңүләре уңаеннан котлау җибәрде.
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевкә Россия-Германия дуслыгы Лигасы Советы рәисе Андрей Румянцевтан хат килде. Мәгълүм ки, 1995 елда Татарстан ветераннары ТР Президенты кушуы буенча Берлинга ватандашларыбыз Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә металлдан коеп ясалган плитәне алып килделәр һәм Плетцензее мемориалына тапшырдылар. Германия хакимияте белән сөйләшүләр алып бару һәм язышу нәтиҗәсендә Россия-Германия Лигасының һәм "Россия халыкларының Берлиндагы дуслары" берләшмәсенең актив катнашында шушы истәлек тактасы Берлинның Штауфенберг урамындагы Фашизмга каршылык хәрәкәте мемориалы экспозициясендә урнаштырылды.

29
ноябрь, 2002 ел
җомга
28 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының унөченче сессиясе үз эшен дәвам иттерде Сессиянең көн тәртибендәге дүрт мәсьәләгә Президиум даими комиссияләр тәкъдиме буенча узган утырышларда соңгы карарлар кабул ителмәгән 43 өстәмә мәсьәләне карап тикшерүгә кертте. Башка тәкъдимнәр белән депутатлар В.Логинов, Р.Миңнуллин, М.Мәһдиев, С.Осколок, А.Кәримов, А.Хамаев, М.Курманов чыгыш ясады.

28
ноябрь, 2002 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәкъдир итү тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты М.Шаймиев бу яңа университетны югары статус алуы белән котлады һәм әлеге уку йортында озак еллар эшләгән бер төркем педагогларга Татарстан Республикасының Мактау Грамоталарын һәм мактаулы исем бирү турындагы таныклыкны тапшырды.
Кичәдә ТР вице-премьеры З.Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Миңнуллин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

22
ноябрь, 2002 ел
җомга
22 ноябрьдә Татарстан Сэүдә-сәнәгать палатасында "Төбәктә кәсәбәчелекне үстерүдә Сәүдә-сәнәгать палатасының ролен күтәрү турында "түгәрәк өстәл" булып узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, олы, урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.
20 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Бердәмлек һәм Ватан"- "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе Югары Советы утырышында катнашты. Утырышта Россиянең икътисадый һәм социаль хәленә, илнең сәяси тормышында партиянең роленә һәм урынына кагылышлы актуаль проблемалар, партиянең эчке эшенә караган мәсьәләләр тикшерелде. РФ Дәүләт Думасына һәм Россиянең кайбер субъектларында булачак региональ сайлауларга әзерлек уңаеннан, стратегиягә һәм агымдагы бурычларга кагылышлы чаралар эшләп тормышка ашыруда партиянең ролен көчәйтү кирәклеге әйтелде. Шул максатларда партиянең әлеге процессларга йогынтысын көчәйтергә карар кылынды. Югары Совет партиянең дүртенче рәистәшен сайлады. Ул - Россия эчке эшләр министры Б.В.Грызлов. Ул моңа кадәр шулай ук партиянең Югары Советы әгъзасы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International