Бүген Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, бөек татар җырчысы һәм халыкның иң яраткан кызы Әлфия Авзалова белән хушлашу тантанасы узды.
Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның мәгариф һәм фән министры, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре почетлы каравылга басты.
Бүген кич Казан теннис академиясендә V республика ифтары уздырылды.
Анада катнашучыларны Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмыйгуллин каршы алды.
Ифтарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республика кешеләре, шулай ук дин әһелләре: Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды.
Искә төшерәбез, 7 июньдә Зур Кызыл урамында соборны яңадан булдыру урынында күчмә киңәшмә уздырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуында катнашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.
Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты.
Быел “Изге Болгар җыены”на Россиянең барлык төбәкләреннән 50 меңләп мөселман килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.
Төп максат - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итү көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль секретаре урынбасары Манучехр Моттаки белән очрашты.