ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин озата йөрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев быел февраль аенда “Казан Кремле” музей-саклаулыгының Туп сарае музеенда ачылган “Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсендә булды. Экспозициядә Краснодарск краеның Шабанов халык музее җыелмасыннан - кораллар, билбаулар, купшы итеп бизәлгән ат кирәк-яраклары, хәрби көнкүреш походы әйберләре, бизәнү әйберләре, эш кораллары бар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды, анда ул ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды.
Мөселманнар һәм православныйлар өчен ике мөһим объектны бер үк вакытта торгызу Татарстанда милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгыту буенча уздырыла торган сшясәткә тулысынча туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Утырыш Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге Совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, республиканың дини конфессия җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.
Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, республика җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Казанда Г. Тукай исемендәге скверда язучының һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә Беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Ул анда ялда. Ә Юрий Гагарин 1966 елда Карловы Вары шифаханәләренең берсендә ял иткән булган.