ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Анда ул XIV йөз тарихи объекты – Ак пулат үрнәгендә булдырыла торган , мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханәсе һәм Болгар ислам академиясе төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне уздырды.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә 2016 елның көзендә Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясен уздыру мәсьәләләре буенча  киңәшмә булды. Конференциянең эш исеме - “Кешелекне саклау факторы буларак яңа гуманизм”.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның Югары Ослан районында урнашкан яңа Иннополис шәһәренә беренче тапкыр, танышу өчен килде.


18
март, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. 

Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте. 

Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. 


11
март, 2016 ел
җомга

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды.

Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Попечительләр советы әгъзалары, Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы фонды әгъзалары катнашты.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды.


4
март, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда, Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты, ул традиция буенча “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Быел турнирга беренче, Россиядә иң югары категория бирелде.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International