Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды, ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.
Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә ТР Икътисад министрлыгының һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, статс-секретарь - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, һәм башкалар катнашты. Утырыш башланганчы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе фойесында республика сәнәгать предприятиеләре продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Мәскәүнең «Et Сetera» театрының сәнгать җитәкчесе, РФнең халык артисты Александр Калягин белән очрашты, ул Казанга Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлегенең VII хисап-сайлау корылтаенда катнашу өчен килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "ВИНАЖ Продакшн" яшь татар кинематографчылары төшергән "Вера" ("Иман") документаль фильмын күрсәтүдә катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
Сергей Данкверт иртән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Дәүләт ветеринария хезмәтенең уртак коллегия утырышында булды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондына өлеш керткән оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, шулай ук гражданнарга фондның хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу тантана Казан Кремлендә узды.
Бүген Казанда Татарстанның танылган хәйриячесе, 80нче яшендә мәрхүм булган Әсгать ага Галимҗанов белән хушлаштылар. Бу хушлашу чарасы 4 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә узды.
Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре вәкилләре килгән иде.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда “Ел җитәкчесе-2015” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бу бәйрәм чарасы “Корстон” КСККда булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.