Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды.12 декабрьдә һиҗри календарь буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.
Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар белән очрашты: Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов.
Бүген Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә уздырды.
Бүген Санкт-Петербургта “Горный” милли минерал-чимал университетының күп функцияле комплексында, IV Халыкара мәдәният форумы кысаларында, ЮНЕСКО кафедралары III Бөтенроссия конгрессы пленар утырышы узды.
Аның эшендә ЮНЕСКО директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия сәнгать академиясе президенты һәм рәисе Зураб Церетели, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Горный” университеты ректоры Владимир Литвиненко, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов катнашты.
Бүген ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV Санкт-Петебург халыкара мәдәният форумының пленар утырышы узды. Дәүләт Эрмитажының баш штабында узган утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы ачылышы бүген Эрмитажның төп штабында була.
Дәүләт көчле яшьләр сәясәтеннән башка үсә алмый. Бу иҗтимагый үсешнең стратегик ресурсы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү комиссиясенең уртак утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФ халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты, ул Казанга РФ кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге отчет-сайлау конференциясендә катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.