Бүген Казан федераль университетының актлар залында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» панель дискуссиясе башланды.
Дискуссиядә катнашучыларга видеоконференция аша Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2197873.htm
Бүген Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, шулай ук аларны озата йөрүче затлар Казандагы Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.
Татарстан Рәисе һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.
Шулай ук һәлак булган сугышчыларның Әниләре һәм Тол хатыннары монументына, Совет Солдаты Монументына чәчәкләр салу тантанасы узды.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко, ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын театр каршындагы мәйданчыкта балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, волонтерлар, студентлар каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
Бүген Казан Кремлендә, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмә киңлегендә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атадылар» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмә 1991-2012 елларда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 1995-2011 елларда Тышкы элемтәләр департаменты директоры, 2012-2016 елларда РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловның тууына 70 ел тулуга багышланган.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россия Герое, очучы Газинур Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясе һәм М. Җәлил исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды
Юбилярны котларга аның дуслары, хезмәттәшләре, иҗат сөючеләре килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичәнең мактаулы кунагы булды.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, СССР Дәүләт премиясе, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе узды.
Бөтен халык яраткан артистны 85 яшьлек юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.