Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казахстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим-культуролог, казакъ язучысы Мохтар Ауэзов фонды президенты Морат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты.
Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан Казанда егерме бишенче күргәзмә ачылды, ул «Александр Македонский. Путь на Восток» дип атала .
Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Омскта, Владивостокта һәм Выборгта Эрмитаж вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республика музейлары җитәкчеләре, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты.
Бүген Казан исемендәге Зур концертлар залында. С. Сәйдәшев Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасының Рәис Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырыш узды.
Фойеда махсус күргәзмә оештырылган иде. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар танышты. «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» ДМС, Гамәли семиотика институты, Талантлар университеты һәм башка стендлар тәкъдим ителде.
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан РеспубликасыТөзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Ул ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2023 елга бурычларга багышланды. Чараның онлайн-трансляциясе интернет челтәрендә оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Башкортостан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булуы сәбәпле, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның кайгысын уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында Татарстан Республикасының Арча районыннан 9 яшьлек Зифа Вәлиева һәм Нурлат районыннан 13 яшьлек Азалия Мортазинаның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.
Минтимер Шәймиев 21 декабрьдә «Корстон» КСККда «Теләкләр чыршысы»ннан аларның теләкләре язылган открыткаларны алды.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2022» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды.
Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алгы сызыгында торалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.