Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә төзелеш һәм реконструкция эшләре бара торган объектларны карадылар. Алар визит кысаларында Елга вокзалы бинасында булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булып, биредә реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган һәм реконструкция эшләре бара торган берничә объектны карады. Аларны бу сәфәрдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. озатып йөрде. Әлеге объектларның барысында да эшләрнең бер өлеше республика һәм федераль казналарыннан финанслана.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегенә эш сәфәре кылды һәм төзелеш, төзекләндерү эшләре барган объектларны карады.
Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узды. Казанда 19 июльдә булып узган фаҗигале вакыйгалар аркасында традицион парламент каникулларын туктатып торырга һәм Дәүләт Советы утырышын үткәрергә булганнар. Утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук, Татарстан өчен традицион булган конфессияләр җитәкчеләре, ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, Татарстанның барлык мөхтәсибәтләре җитәкчеләре катнашты.