ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Париж-Сорбон (Париж IV) университетында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасы булды. Бу чарада Халыкара студентлар спорты (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Франция студентлар спорт федерациясе җитәкчесе Жозе Савуа, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
Бүген Парижда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна IV университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты.
11 июльдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Лувр музеенда һәм Версаль сарай-паркы ансамблендә булды. Моннан тыш Франция Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Бруно Фавел белән очрашты.

10
июль, 2012 ел
сишәмбе
10-12 июльдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Франция Республикасына эшлекле сәфәр кыла.

7
июль, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының Яшьләр моделен уздыру кысаларында "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында"гы 1972 елгы Конвенцияне куллану механизмнарын яхшырту, Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын үстерүдә һәм танытуда яшьләрнең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча дискуссия булды.
Бүген Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитететы әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре - 2012 елда 24 июннән 6 июльгә кадәр Санкт-Петербургта үткән Комитетның 36 нчы сессиясе катнашучылары килде.

6
июль, 2012 ел
җомга
Бүген Казанда Шәһәрләрнең Евразия форумы ачылды. Әлеге халыкара чараны - Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге белән Казан шәһәре мэриясе оештырган.

5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә идарә итү системасын камилләштерү турындагы” киңәшмә үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

2
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе белән очрашты. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына җәлеп итү максатын куя. Бу көннәрдә Казанда Яшьләр моделенең пленар утырышы уза.


23
июнь, 2012 ел
шимбә

Бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрациядән соң изге Константан һәм Елена чиркәве ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International