ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2012 ел
шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сабантуенда катнашты. Республика башлыгы Мирный бистәсенең Каенлык үзәк мәйданында булды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ оборона министрының беренче урынбасары Николай Макаров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Кочевники Евразии на пути к империи” уникаль күргәзмәсе ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2 190 экспонаты тәкъдим ителгән.
“Мондый күргәзмәләр беркайчан да булмады, бу империяләр үсеше хакында энциклопедик язма сыман һәм аны бары тик Дәүләт Эрмитажы гына күрсәтә ала”, - дип билгеләп үтте Михаил Пиотровский.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт эрмитажы директоры, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы әгъзасы Михаил Пиотровский Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булды.

10
июнь, 2012 ел
якшәмбе

Бүген Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар уза.


9
июнь, 2012 ел
шимбә

 Татарстан мелиораторлары өчен икеләтә бәйрәм: алар республикада әлеге тармакка нигез салынуның 90 еллыгын да билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген “Корстон”да зур бәйрәм оештырылды. Авыл хуҗалыгының әлеге мөһим тармагы хезмәтчәннәрен һәм бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. килгән иде. “Корстон”холлында Татарстанда мелиорация тармагының үсеше тарихын чагылдырган күргәзмә эшләде.

Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы эшен дәвам итте.


29
май, 2012 ел
сишәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янә кара пәрдәләрен элде... Әле күптән түгел генә, февральдә театр артисты Фирдәвес Әхтәмованы, аның артыннан директоры Шамил ага Закировны, аннары май башында драматургы Туфан ага Миңнуллинны бер-бер артлы мәңгелек йортка озатып, пәраләнгән йөрәгенә тагын төзәлмәс яра салынды – театр Артисты Шәүкәт ага Биктимеров вафат.


23
май, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис үтте.

21
май, 2012 ел
дүшәмбе

Шушы төбәктә җиребезгә ислам дине ата-бабаларыбыз тарафыннан иңдерелгән – бу көнне һәрвакыт истә тотарга, тамырларыбызны барлап торырга кирәк һәм ул безнең өчен зур бәйрәм. Төп химаяче “АКИБАНК” белән “Татэнерго”ачык акционерлык җәмгыятьләренә, подрядчы “Грань” ҖЧҖенә һәм хезмәте кергән барлык кешегә олы рәхмәт, дип белдерде бүген Изге Болгар җирендә барган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шушы төштә тагын килеп күрешергә насыйп булырына өмет баглады, Истәлек билгесе бинасы ачылу белән ихлас котлады.

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарга сәфәр кысаларында “Балалар борынгы болгарларның бөек җирендә-2012” VIII Республика музыкаль марафоны үтә торган җирле балалар сәнгать мәктәбендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International