ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
15 июнь көнне республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.
15 июньдә Казан Кремлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем әгъзаларының киңәшмәсе булды. Киңәшмә "Төзелеш тармагындагы вәзгыять һәм аңа ярдәм итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан күрелүче чаралар турында" дигән мәсьәләгә багышлап уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркемнең җитәкчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

14
июнь, 2009 ел
якшәмбе
Мәскәүнең "Янтарь" стадионында "Вызов России" халыкара җиңел атлетика турниры узды. Анда дүрт Олимпия чемпионы катнашты.
14 июнь көнне ТР Балык Бистәсе муниципаль районында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Казан май комбинаты" ААҖнең Директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. кунаклар катнашты.

13
июнь, 2009 ел
шимбә
13 июньдә Болгар шәһәрендә ислам дине кабул итүгә 1120 ел тулуга багышланган чаралар үтте.

12
июнь, 2009 ел
җомга
12 июньдә ТР район үзәге Нурлат шәһәрендә берьюлы өч бәйрәм: Россия көне, шәһәрнең 100 еллыгы һәм Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путиннан котлау телеграммалары килде.

11
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы административ-эшлекле үзәгендә ТР Премьер-министры, "Алабуга" махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында күчмә киңәшмә узды.
Бүген Уфада Башкортстан халыклары Ассамблеясының II съезды узды. Республика милләтара форумында Татарстанны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International