27 июльда “Казан” халыкара аэропортында Татарстан башкаласына ике көнлек визит белән килгән РФ транспорт министры утырган самолет төшеп утырды.
Кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
27 июль иртәнге сәгать 8дә Татарстан башкаласына РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Премьер-министр урынбасары – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов каршы алды.