Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: "Республикада яңа нефть эшкәртү заводы төзү башка производстволар үсешенә этәргеч булырга тиеш"
9 июньда Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының Куркынычсызлык советының утырышы булды, көн тәртибенә "2004-2008 елларда ТР нефть, газ , химия комплексының үсеш программасын гамәлгә кую" темасы куелган иде. Утырышта сүз әлеге программа кысаларында, республикада икенче нефть эшкәртү заводы төзү турында барды.
2
июнь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Сабан туе – 2005 бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Сабан туе – 2005 бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзе.
1
июнь, 2005 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев Полад Бюль-Бюль углына ТӨРКСОЙда Чувашия, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесияне һәм кырым татарларын кабул итәргә тәкъдим итте
1 июньда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТӨРКСОЙ Даими советының ХХII утырышында катнашучы делегацияләрнең 11 җитәкчесе белән очрашты. Республика ягыннан очрашуда Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТӨРКСОЙ Даими советының вакытлы координаторы Илдус Тарханов катнашты.
Минтимер Шәймиев һәм Владислав Сурков Казанның 1000 еллыгына әзерлек турында фикер алышты
31 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков белән очрашты. ТР Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең агымдагы мәсьәләләре, төзелә һәм реставрацияләнә торган объектларда эш барышы каралган.
30
май, 2005 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү белән мөрәҗәгать итте
30 майда ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучылар һәм кунаклар Татарстан Президентыннан сәламләү алды, анда Минтимер Шәймиев кешелек цивилизациясе үсешендә төрки дөньясы ролен ассызыклаган. “Безнең бабаларыбыз тудырган мәдәният һәм сәнгать әсәрләре бүген гомумкешелек мирасы һәм байлыгы булып тора”, - диелә сәламләүдә.
26
май, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты - Санкт-Петербургта
26 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка килде. Ул шәһәр көне бәйрәмендә катнаша.
Бүген Татарстан Президенты Пискарев зиратында булып Ленинградны яклап ятып калган татарстанлыларга мәрмәр плитәгә, шулай ук Ватан-Ана монументына веноклар һәм Санкт-Петербургка нигез салучы Петр Iга Петропалов соборында чәчәкләр куйды.
Төп-төгәл төшке вакытта Татарстан Президенты Петропалов крепостеның Нарышкин бастионыннан, Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә, 122 миллиметрлы коралдан ату ясаячак.
21
май, 2005 ел
шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубын Суперлигага чыгу белән котлады
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубы исеменә котлау хаты җибәрде, анда ул команданы “А” Югары лигасы беренчелегендә җиңүләре һәм Россия хатын-кызлар волейболы Суперлигасына чыгу белән котлады һәм моның республикабыз башкаласы юбилеена “Казаночка”ның лаеклы бүләге булуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
19
май, 2005 ел
пәнҗешәмбе
ТР Минтимер Шәймиев ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе белән Кол Шәриф мәчетен ачу турында фикер алышты
Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты. Бу ТР Дәүләт Советы тарафыннан Минтимер Шәймиев кандидатурасын Президент вазифаларына раслаганнан соң, Татарстан мөселманнары лидеры белән беренче очрашуы булды. Очрашуда 24 июньгә планлаштырылган Кол Шәриф мәчетен ачу мәсьәләсе хакында фикер алышынды.
16
май, 2005 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев ТР Язучылар берлеге рәисе белән Татарстан әдәбиятчыларының проблемалары хакында фикер алышты
16 майда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин белән очрашуында 27 майга билгеләнгән чираттагы язучылар съезды алдыннан республиканың язучылар берлеген борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
13
май, 2005 ел
җомга
13 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара ат-спорт комплексы төзелеше белән танышты
13 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара ат-спорт комплексы төзелеше белән танышты. Яңа объект төзелеше өчен РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков җаваплы.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз