4 майда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм республиканың ветераннар хәрәкәте активы белән очрашты.
М.Ш.Шәймиев Татарстанның ветераннар хәрәкәте активистларына «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.