ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда “Корстон” КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты. 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф белән очрашты.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Россия язучысы, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәров белән аның 75 еллык юбилее уңаеннан очрашты.


11
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Болгарда,  Ак мәчеттә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме узды.

Бүген Болгарның Ак мәчетендә ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә - Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантана узды.  

Бәйрәм башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышы булды.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда күренекле татар, соңрак төрек галиме һәм дәүләт эшлеклесе  Садри Максуди һәйкәле ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.    

Бүген Казан Ратушасында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды.

Ратуша фойесында “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә багышланган күргәзмә урнаштырылган иде.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстанның беренче Президентына багышланган китапны тәкъдир итү булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашты.  Китап “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясенә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International