ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет, ТРда террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Төп тема - муниципаль дәрәҗәдә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан милли-мәдәни һәм дини оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты. 


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында “Хәзерге заман шартларында дәүләтнең тотрыклылыгы буларак федерализм” темасына I Конституцион укулар узды.

I Конституцион укулар ТР Дәүләт Советы һәм ТР Конституция суды тарафыннан оештырылган.


5
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале узды. 

Фестиваль  кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремле диварлары буенда урнашкан күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге яңа скверда булдылар. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Аңалатмаларны проект авторы – «План» архитектура һәм дизайн студиясе белгече Регина Сөендукова биреп барды. 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады. 

Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге  Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.

Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры  Рафаэль Хәкимов сөйләде.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкъмәледдин Ихсан углы белән очрашты.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы районнары башлыклары катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International