ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә “Нефтьче” мәдәният йортында  Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов,  “Нефтеконсорциум”ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган танталы чара уздырылды.  Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау  комиссиясе рәисе Әгъзам  Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. 


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ төзүчеләре эшен шулай бәяләде. Ул бүген төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.

Эшнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подрядчы оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарга килде. Аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та бар иде.

Иң элек Минтимер Шәймиев 200 сумлык акчада Казан сурәте төшерелгән зурайтылган үрнәкне тоткан яшьләр һәм төзүчеләр янында фотога төште. Дәүләт Киңәшчесе яңа кәгазь акча банкнотларында сурәтләнәчәк шәһәр өчен бүген Интернет челтәрендә тавыш бирү төгәлләнүен искәртте. Акчалар тышлыгында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәген әйтик. Моңа берничә шәһәр дәгъва кыла, шул исәптән Казан да.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең  вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантанада катнашты.

Бәйрәм белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International