ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына  130 ел тулган көнне, Казанда  Г. Тукай исемендәге скверда язучының һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә Беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Ул анда ялда. Ә Юрий Гагарин 1966 елда Карловы Вары шифаханәләренең берсендә ял иткән булган.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Анда ул XIV йөз тарихи объекты – Ак пулат үрнәгендә булдырыла торган , мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханәсе һәм Болгар ислам академиясе төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне уздырды.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә 2016 елның көзендә Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясен уздыру мәсьәләләре буенча  киңәшмә булды. Конференциянең эш исеме - “Кешелекне саклау факторы буларак яңа гуманизм”.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның Югары Ослан районында урнашкан яңа Иннополис шәһәренә беренче тапкыр, танышу өчен килде.


18
март, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. 

Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте. 

Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. 


11
март, 2016 ел
җомга

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы утырышы булды.

Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ТРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Попечительләр советы әгъзалары, Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы фонды әгъзалары катнашты.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International