ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы “ халыкара конгрессы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фонды, Карелия Республикасы Мәдәният министрлыгы ,“Кижи” дәүләт тарих-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Казан Кремлендә “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессының тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы узды.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 25 ел тулу уңаеннан аның генераль директоры Леонид Толчинский белән очрашты.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев белән очрашты, аңа бүген 90 яшь тулды.

26
июнь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында III Республика ифтарын – Рамазан аенда авыз ачу ашын уздырды. “Казан-Арена” стадионында 5 меңгә якын кеше җыелды. Гадәттәгечә ифтарга күп балалы һәм аз милекле гаиләләр, инвалидлар, ятим балалар чакырылды. III Республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллин, Дагыстан, Чечня, Мәскәү һәм Россиянең башка берничә регионы мөселман руханилары вәкилләре, мөселман илләренең генконсуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты. 

Бүген күренекле дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Евгений Максимович Примаков дөньядан китте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Евгений Примаковның хатыны, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул бүген гаҗәеп кеше - Евгений Примаков турында сөйләде.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәренә эш сәфәре кылды, ул анда төзелүче һәм реставрацияләнүче объектларны карады.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген борынгы шәһәр Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә бер ел тулды. 2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38 нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.

Болгар Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән объектларның дөньяда 1002 нчесе, Татарстанда 2 нчесе (Казан Кремле бу исемлеккә 2000 елда кертелде).

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Halcyon Gallery (Англия) сәнгать галереясе вәкилләре белән очрашты. Галереянең президенты Пол Грин һәм башкарма директоры Уди Шелег Казанда туган Эрнст Мәһдиев озатуында Татарстан белән танышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Казанга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International