Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының биш еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара В. И. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрында узды. Анда шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының элекке Премьер-министры Мөхәммәт Сабировны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингы узды. Республиканың күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мөхәммәт Сабиров 2015 елның 9 нчы мартында, 83 нче яшендә вафат булды. Аның белән хушлашырга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың сәяси һәм фәнни эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда ачык һавада төрки-татар язуы тарихына һәм яңа скверга багышланган экспозиция төзү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучыларга тематик экспозициянең эшләнеп беткән проекты һәм яңа сквер проекты тәкъдим ителде. Бу сквер быел Татарстанда игълан ителгән “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында булдырыла.
Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада РФ Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко һәм башкалар катнашты.