ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет рәисе Михаил Федотов белән очрашты.
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре, 1989-1990 елларда КПСС ҮК секретаре,1989-1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булган Гомәр Усманов белән хушлаштылар. Матәм җыенында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Тәнәфестә ТР Дәүләт Советы бинасының икенче кат фойесында “Яңарыш” фондының 5-еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Элеонора Митрофановадан хат килде.


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә “Яңарыш” республика фондының 5 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга кысаларында Зөя тарих музее экспозициясенең икенче өлешен ачу тантанасы булды.
Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР ФАнең Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Зөя утрау-шәһәрлеге дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һ.б. катнашты.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

“Спорт - бөтен дөнья белән” халыкара фестивале премиясен тапшыру бүген Мәскәүдә Дәүләт Киноактерлар театрында узды. Лауреатлар бронза сыннар алды. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев фестиваль лауреатларының берсе булды, бу бүләк Кырым Россия Федерациясенә кушылган вакытта кырым-татар халкы мәсьәләләрен хәл иткәндә низаг тудыруга юл куелмаган өчен бирелде. Бронза сыннарны тапшыру өчен сәхнәгә тарихчы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Вероника Крашенинникова, журналист һәм язучы Михаил Шахназаров, катнаш стильдәге профессиональ сугышчы (ММА) Александр Олейник һәм актер Михаил Пореченков чакырылды.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү - Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүен бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гомуми белем системасын камилләштерү турында» Татарстанның Иминлек советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “РОСНАНО” ИК” ҖЧҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International