ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.

Минтимер Шәймиев Николай Патрушевны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңадан торгызылган һәм реставрацияләнгән тарихи истәлекләр белән таныштырды.

14
июль, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булдылар.

13
июль, 2013 ел
шимбә

Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уза. Ул Мирный бистәсендәге Каенлыкта гөрли һәм Мәдәни Универсиада программасының бер пунктын тәшкил итә. РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Галльен, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар - бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.


12
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Зөя утрау-шәһәренең тарихи комплексы тагын бер уникаль объект – Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсе белән тулыландырылды. Аның тантаналы ачылышында Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе Игорь Левитин катнашты.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың йөзү буенча ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булды. Ул 400 метрга йөзү буенча комплекслы финал ярышларында җиңеп чыккан Казан спортчысы Яна Мартыновага алтын медаль тапшырды. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе кулыннан көмеш һәм бронза медальләрне Меган Хоуторн (США) һәм Сакико Симидзу (Япония) алдылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Fair Play” (“Фэйр плей”- “гадел уен”) Халыкара комитеты Президенты Ено Камути белән очрашты.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында шахмат турнирын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президентының Өлкән киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара сдудентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен катнаштылар.

7
июль, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты Алишер Усманов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың фехтование буенча ярышлары барган “Казан” ябык ат-спорты манеженда булдылар. Кунаклар зур кызыксыну белән шәһси зачетта ир-егетләрнең кылыч белән хатын-кызларның шпага белән ярышуларын карадылар.

Бүген Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.


28
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International