Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Хәйриячеләр китабының икенче томы да дөнья күрде. Бүген Кремльдә исемнәре әлеге китапта мәңгеләштерелгән бертөркем хәйриячегә әлеге басмалар һәм “Возрождение - Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кремльгә җыелган 150 гә якын кешегә бүләкләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен дәвам итә. Утырышта республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Бүген “Корстон”да “Ел җитәкчесе” республика бәйгесенең быелгы лауреатларын хөрмәтләделәр. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.