Бүген иртәнге сәгать 10да дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 25нче утырышы ачылды. Сессиядә тугыз республика законы проектлары, алты федераль закон проекты, РФ субъектлары закон чыгару органнарының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре каралачак. Хөкүмәт сәгате кысаларында ТР Хөкүмәтенең “2012 елда торак-коммуналь хезмәтләрне тарифлар ярдәмендә көйләү турында” мәгълүматын тыңлау көтелә.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырышта республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
“Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы илдә гамәлгә ашырылучы иң мөһим социаль программа. Ул безне күп нәрсәгә төшендерде, эшне структуралаштырырга өйрәтте. Ә Торак–коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән хезмәттәшлек дисциплинага өйрәтте”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2011 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында шулай дип белдерде. Үзәктә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программаларының үтәлеше торган коллегия утырышында шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “International medical School” проекты җитәкчесе, АКШ тагы эре госпитальләр директоры Виктор Григорович һәм табиб, медицина фәннәре докторы, “Беренче канал” ААҖ “Здоровье” һәм “Жить здорово!” программалары авторы Елена Малышева белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Казанның Вахитов районының Катанов тыкырыгы, 1 адресы буенча урнашкан 6 нчы кадетлар мәктәп-интернатына – 59 нчы сайлау участогына алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга килеп, тавыш бирделәр.
Парижда уздырылган күргәзмәдә ЮНЕСКО исемлегенә кертергә Россиянең биш тарихи корылмасы тәкъдим ителде. Алар арасыннан борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге чит ил вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм аларны төзекләндерү буенча Халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры Мөнир Бушенаки чакыруы буенча Италиягә эшлекле сәфәр кыла.
Бүген Казанга республиканың “Яңарыш” фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма Коръән китабы кайтарылды һәм Кол Шәриф мәчетендә урнаштырылды. Ул Италиянең “Реверра ЛТД” компаниясе тарафыннан эшләнгән. Әлеге Коръәнне тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы җитәкчесе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.