Республикада муниципаль берәмлекләр белән контроль органнары мөнәсәбәтләрен җайга салучы орган – Координация советы төзелергә мөмкин. Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының VΙ съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров шундый орган булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аны съезд эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. “Корстон”да узган VΙ корылтайда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Степан Киричук, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, республикадагы 989 муниципаль берәмлек вәкилләре һ.б. катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Роснано" ААҖнең идарә рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты. Ул Анатолий Чубайсны федераль әһәмияткә ия "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге" мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды. Анатолий Чубайс ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды тарафыннан торгызылучы төп объектлар экспозициясе, тарихи һәйкәлләр, Зөя һәм Болгардагы яңа корылмаларның макетлары белән җентекләп танышты.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе Митрополит Волокаламский Иларион белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2012 елда Халыкара Болгар форумына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу Республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә эш сәфәре белән булды, биредә ул «Татарстанның мәдәни мирасы: «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар шәһәре» проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр барышын тикшерде.
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23 нче утырышы эшендә катнашты. Утырышта «2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты тәкъдим ителде һәм беренче укылышта кабул ителде.
«Хәзерге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары» халыкара музей форумы кысаларында “Яңарыш” Республика фондының Эксперт советы утырышы һәм «Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегендә Россия Федерациясе объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру тәҗрибәсе» дигән темага түгәрәк өстәл булды.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Бүгенге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары” халыкара музей форумының пленар утырышы ачылды. Форум эшендә мәдәни хәзинәләрне саклау һәм яңартып кору буенча ICCROM халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Мунир Бушенаки, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко һәм башка кунаклар, студентлар катнашты. Алар алдында республиканың беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Татарстан Президенты исеменнән кайнар сәлам җиткереп, ул актив позиция белдергән форумны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде.
утырышы ачылу алдыннан, анда катнашучылар – РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, «Chatelet » фирмасы директоры, корылмаларны торгызу буенча инженер-киңәшче, ЮНЕСКОның Мәскәүдәге кафедрасы эксперты Клод Госслен, РФ Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. «Яңарыш» Фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев аларны Болгарның уникаль истәлекләре һәм аларны торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.