Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.
Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм яңа уникаль биолабораторияне карадылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты фәнни-тикшеренү уку үзәгенең тулай торагында булдылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм видеоэлемтә аша - Түбән Камада «Адымнар» яңа күп телле белем бирү комплексы төзелешенә старт бирделәр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа хирургия комплексын карап чыктылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт шәһәренә эш сәфәренә килде.
Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев инженерлык лицеенда булды, анда 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ – 2021» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары уза.
Бүген Чаллы шәһәрендә “Адымнар - Чаллы” күп телле белем бирү комплексы ачылышы тантанасы узды.
Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Грань” төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.