Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Казансу яр буеның ике яңа участогын карап чыктылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов УРАМ экстрим-паркының ябык түбәле комплексында булды. Аның белән бергә яңа урам мәдәни үзәген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов карап чыктылар.
Бүген Казанда (Зур Кызыл урамы, 57Б) язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.
Казахстанның Татарстандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Жанболат Мурзалин ТР башкаласында 2019 елның июленнән бирле эшли, тиешле срогы узу сәбәпле ул Татарстандагы эшчәнлеген төгәлли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында булдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп балалы Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсен «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет, Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет һәм 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина катнашты.
Казанга визиты кысаларында РФ Оборона министры Сергей Шойгу Казан Кремлендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.
Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Богородица монастыренең Мәрьям ананың Казан иконасы соборында булды. Россия Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.
Бүген Актаныш авылында “Адымнар” яңа күп телле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.