ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2021 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен торгызуда катнашучылар белән очрашу уздырды.


30
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле Ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев видеоэлемтә режимында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44 нче сессиясендә катнаштылар.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү – бу бөтен ил өчен рухиятне торгызу юлы, дип билгеләде. Ул бу хакта Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


24
июль, 2021 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга аеруча өлеш керткәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев иске дин тотучылар чиркәве - Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе Покров кафедраль соборында булды.

Собор капка төбендә аны Мәскәү һәм бөтен Русь Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве митрополиты Корнилий һәм Казан һәм Вятка Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве епискобы Евфимий каршы алды.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Казанда Богородица монастыренең Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Казан ратушасында, бу чара кысаларында, Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан почта маркасына штамп сугу тантанасы узды.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыены – Корылтае депутаты Александр Работяев катнашты.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, 22 нче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе, элекке мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International