ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2021 ел
шимбә

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган “Изге Болгар җыены” бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясе мәйданында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең үзәкләштерелгән дини берләшмәләр вәкилләре катнашты.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең И. Шакиров исемендәге концерт залында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


15
май, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар.

Чара Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фонды “Россия Кызыл Хач” иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка акча күчерде.


9
май, 2021 ел
якшәмбе

Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү Паркында Дан мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантанада Татарстан Президенты белән бергә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

“Үлемсез полк онлайн” акциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Ул үзенең әтисенең портретын онлайн-йөрештә урнаштырды.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза, ул шагыйрь, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International