ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТКХ реформалауга ярдәм Фонды генераль директоры Константин Цицин, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели һәм башкалар ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшь тулу көне белән котлады.

«Сезнең хезмәт һәм сәяси биографиягез гаять күренекле, - диелә котлау телеграммасында. – Тормыш юлыгызда Сез үзегезнең принципларыгызга һәрвакыт тугры булып каласыз.

Күп еллар дәвамында Татарстан җитәкчесе буларак Сез көчегезне һәм энергиягезне иң кыю инициативаларны тормышка ашыруга юнәлдердегез, төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез».

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Минтимер Шәймиев белән очрашуда укыды.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мизгелләр. Еллар. Дәвер» дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулуга багышланган.

Күргәзмәдә республиканы торгызу елларын күрсәтә торган уникаль фотографияләр сериясе тәкъдим ителгән. Моннан тыш, тарихи вакыйгалар Минтимер Шәймиевнең төп эшеннән тыш шөгыльләрен күрсәтүче рәсемнәр белән чиратлашып бара.


5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Николаевич Лихачевның тууына 70 ел тулу уңаеннан хәтер тактасын ачу тантанасы үткәрелде. Хәтер тактасы Василий Лихачев яшәгән йортка эленгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда, “Корстон” КСКК мәйданчыгында “Ел җитәкчесе - 2021” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Залда шулай ук Дәүләт Думасы һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре катнашты. Предприятие җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Адымнар” күптелле белем бирү комплекслары объектлары, шулай ук Чаллы шәһәрендә Өстәмә белем бирү үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) файдаланып, Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Парижда, ЮНЕСКО штаб-квартирасында тынычлык хакына ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчеләре һәм ЮНЕСКО артистлары очрашуы узды.

Анда видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International