ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2005 ел
шимбә
3 сентябрьдә Лениногорскида шәһәргә - 50, "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсенең 60 еллыгы билгеләп үтелде.Әлеге тантаналарда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск хакимияте башлыгы Исхак Садриев, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, "Татнефть" генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башка бик күп рәсми затлар һәм кунаклар катнашты.

2
сентябрь, 2005 ел
җомга
1 сентябрьдә Республика Президентының Чаллыдагы сәфәре реконструкциядән соң "Мәскәү-Уфа" федераль трассасы ачылу белән тәмамланды. Объект ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ТР уртак куллану юлларына капитал салулар планы буенча финансланган. Автоюлның аерым участокларында ремонт эшләре план буенча 2002 елдан бирле барган.

1
сентябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
1 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев автошәһәрдәге бәйрәм чаралары кысаларында Вахитов проспектындагы социаль ипотека буенча төзелгән 18/10нчы торак йортта булды.
Татарстан Президенты Чаллыда Боз сараен ачу тантанасында катнашты. Автошәһәрдә бу уңайдан тантана махсус 1 сентябрьгә багышланган. Сәхнәләштерелгән тамашада шәһәрнең балалар иҗат коллективлары катнашты. Боз сараенда шәһәрлеләрне һәм кунакларны Кыш бабай һәм Көз, Кыш, Яз, Җәй фасыллары каршы алды.
31 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кувейт дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министры Абдалла Маатук Әл-Маатук җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

30
август, 2005 ел
сишәмбе
Кадерле ватандашлар! Бүген - гасырлар тарихында калачак истәлекле көн. 15 ел элек, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Шул вакыттан башлап, ел саен Республика көнен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Ә быел без башкалабызның 1000 еллык юбилеен да берьюлы, зурлап бәйрәм итәбез.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килде.
30 августта 10 сәгатьтә Халыкара ат-спорт комплексында "Алтын дага" бәйрәме башланды. Ул Казан тарихы турында сөйләүче сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Халыкара ат-спорт комплексында Татарстаның иҗат коллективлары чыгыш ясады.
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән республика башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итәргә килгән федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән очрашулар үткәрелә.
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Россия Федерациясенең Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев очрашты. Аннары Вячеслав Лебедев журналистларга Татарстанның суд корпусын формалаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышыну турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International