ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2005 ел
сишәмбе
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу белән очрашты.
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Федераль җир асты байлыкларын куллану агентлыгы җитәкчесе Анатолий Ледовских белән очрашты. Очрашудан соң А.Ледовских журналистларга республика территориясендә яңа җир асты байлыклары урыннарын эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышыну турында хәбәр итте.
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Хөкүмәте Рәисенең ярдәмчесе Геннадий Фадеев белән очрашты. Геннадий Фадеев ТР Президенты белән очрашуны шәрехләп, Татарстан лидерына сәясәтче буларак рәхмәтлемен, күпмилләтле республика Казан юбилеен конфессияара ызгышлардан тыш каршы ала диде.
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Лукойл" Нефть компаниясе" ААҖнең президенты Вәгыйз Алекперов белән очрашты. Аннары Вәгыйз Алекперов очрашуда сүз нефтьнең сыйфаты һәм бәясе турында баруын хәбәр итте. Нефть компаниясе башлыгы Татарстан Президенты белән очрашудан канәгать калуын белдерде.

28
август, 2005 ел
якшәмбе
27 августта Халыкара ат-спорт комплексында өченче ат чабышы тәмамланды. Татарстан Президенты Призына 3 яшьлек һәм өлкәнрәк атлар (2400 метр арага) көрәште. Чабышларның Приз фонды - 3 миллион сум.

27
август, 2005 ел
шимбә
27 августта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан метрополитенын карады һәм җир асты поездында "Кремль" станциясеннән "Әмәт"кә кадәр бардылар. Дәүләт башлыгы белән метрога ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков та төште.

26
август, 2005 ел
җомга
Хәзерге вакытта Казан ратушасында уза торган РФ Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы дәүләт хакимияте институты буларак үзен аклады, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Россия Федерациясендә гомуми хокукый киңлек булырга тиеш, чөнки демократия хокукый нигездә төзелә, ә федерализм – вәкаләтләрне анык бүлешүдә. ТР Президенты Россия Федерациясе зур потенциаллары булган төбәкләр ярдәмендә ныгыячак, дип саный.
Яңарак кына “Казан” Халыкара аэропортына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин самолеты төшеп утырды. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Фрадков, Идел буе –Урал хәрби округы башлыгы Владимир Болдырев, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, башка рәсми затлар каршы алды.

9
август, 2005 ел
сишәмбе
9 август көнне Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында РФ икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә министры Герман Греф “КАМАЗ” компаниясе төркеме предприятиеләрендә булды. Программада “Кама индустрия паркы - Мастер” ААҖ проектын тәкъдир итү, “КАМАЗ” автомобильләре күргәзмәсе һәм “КАМАЗ-Дизель” предприятиесендә булу каралган иде.

8
август, 2005 ел
дүшәмбе
8 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцевның вазифаларына керешү тантанасында катнашачак. Төбәкнең яңа башлыгы Түбән Новгород ярминкәсенең Герб залында ант итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International