ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2005 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев губернатор Михаил Сергеевич Евдокимовның төстә һәлак булуы сәбәпле, аның туганнары, якыннары һәм Алтай крае халкының кайгысын уртаклаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

6
август, 2005 ел
шимбә
5 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ауропа мөселман берлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Ауропа илләрендә яшәүче мөселманнарның проблемалары, шулай ук аларның башка конфессия вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләре тикшерелде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, “Ауропа мөселман берлеген төзү – вакыт таләбе”. Республика башлыгы фикеренчә, бүген төп диннәр арасындагы багланышлар аек акыллы кешеләрне илдә барган вакыйгаларга битараф калдыра алмый, килеп туган проблемаларны чишүнең юлларын эзләүгә этәрә.

5
август, 2005 ел
җомга
4 августта “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Мәгариф - яңа меңьеллыкта” Республика август конференциясенең пленар утырышы булды.

4
август, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, төбәкләрне тигезләү сәясәте перспективасыз һәм бүген РФ субъектларына карата финанс-икътисади тигезләү омтылышларыннан китәргә вакыт дип ышана ул. “Бөтенесен үзәкнең финанс коралы аша тотып калу торгынлыкка китерә, беренче чиратта, дотацион төбәкләрнең үзләрен”, - диде М.Шәймиев “Интерфакс”ка биргән интервьюсында.

29
июль, 2005 ел
җомга
29 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин реконструкциядән соң Казанның шәһәр яны вокзалын тантаналы ачуда катнашты. Әлеге чарада шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Сергей Козырев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Горький тимер юллары башлыгы Виктор Сехин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Горький тимер юлларының Казан бүлекчәсе башлыгы Иван Белов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәм митингында шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Казан дирекциясе хезмәткәрләре җыелды.
29 июльдә Казан елга портында 140 миллион сумга төшкән заманча пассажир причалларын ачу тантанасы булды. Анда РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Премьер-министр урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов катнашты.

28
июль, 2005 ел
пәнҗешәмбе
27 июльда “Казан” халыкара аэропортында Татарстан башкаласына ике көнлек визит белән килгән РФ транспорт министры утырган самолет төшеп утырды. Кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

27
июль, 2005 ел
чәршәмбе
27 июль иртәнге сәгать 8дә Татарстан башкаласына РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Премьер-министр урынбасары – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов каршы алды.
26 июльда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Имашевны кабул итте. Танылган монументалист, китап, газета-журнал графикасы остасы, татар мәдәнияте казанышларының актив пропагандачысы Р.Имашев әңгәмә барышында үзенең кайбер картиналарын хәзерге вакытта Казан Кремлендә оешып килгән Сәнгать галереясына тапшыру нияте турында әйтте.

25
июль, 2005 ел
дүшәмбе
25 июльда Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны, өч Ленин ордены иясе, Социалистик хезмәт герое Нәҗип Зыятдиновка Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Бу бүләккә ул яшьләрне патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International