Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
22
июль, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: “Дин нигезләре дәреслегенең эчтәлеге барлык конфессия вәкилләрен канәгатьләндерергә тиеш”
21 июль Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий II катнашында Благовещение кафедраль соборын ачу һәм башкалага Казан Изге ана иконасын тапшыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
15
июль, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: “Казан дәүләт гуманитар-педагогия университеты республикада әһәмияте ягыннан икенче вуз булачак”
15 июльда РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын төзүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Минтимер Шәймиев РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырды
15 июльда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантанада 50гә якын мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкә һәм сәнәгать хезмәткәре катнашты.
13
июль, 2005 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев: “Чулпан Хаматованың талантына чикләр юк…”
13 июльда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россиянең танылган актрисасы Чулпан Хаматова (Казанда туган) белән очрашты. Актриса үзенең иҗади карьерасын Казан театр училищесында башлаган, аннары Мәскәүдә Россия театр сәнгате академиясенә кергән.
12
июль, 2005 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев: “Шәһәр һәм авыл балаларын тәрбияләү шартларында аерма булырга тиеш түгел”
“Шәһәр һәм авыл балаларын тәрбияләү шартларында аерма булырга тиеш түгел”, - дип игълан итте бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Актаныш районы Яңа Әлем авылы халкын мәдәни-спорт үзәгенең реконструкциядән соң ачылуы белән котлап.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районында
11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районына килде.
Дүшәмбе көнне М.Шәймиев Әнәк авылында Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салды һәм музей комплексы белән танышты. Пучы авылында Президент мәктәпкә, мәдәният йортына һәм балалар иҗат йортына керде, авыл хуҗалыгы кырларын карады.
12 июльдә Президент Актаныш авылының яңа төзелгән объектларын – Җиңү паркын, музейны, автовокзалны карарга ниятли, аннан соң М.Шәймиев Яңа Әлем авылында яңартып корылган мәдәният йортын тантаналы ачуда катнашачак, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашачак.
Көндез Президент ясалма бозлы Спорт сараена беренче таш салу тантанасында катнашачак һәм район халкы белән очрашачак.
11
июль, 2005 ел
дүшәмбе
Татарстан һәм Дәүләт Думасы җирле үзидарә турындагы законга төзәтмәләр кертү буенча бергә эшләячәк
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Дәүләт Думасының җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Владимир Мокрый очрашуында Россиядә үткәрелүче җирле үзидарә органнары реформасын гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды.
8
июль, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: "Дөнья хезмәттәшлек өчен ачык, бары тик файдаланырга кирәк"
РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне тормышка ашыру тәҗрибәсен киңкүләм таратылуга лаек, дип атады. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе субъектлар башлыклары Советының Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында үткән утырышында ике төп мәсьәләнең берсе - Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү иде.
7
июль, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы РФ субъектлар башлыклары Советының V утырышында чыгыш ясаячак
7 июльда Мәскәүдә төш вакытында Тышкы эшләр министрлыгында РФ субъектлар башлыклары Советының V утырышы була, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясаячак, дип көтелә.
4
июль, 2005 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев ТРның Әтнә районына эшлекле сәфәр кыла
4 июльда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТРның Әтнә районына эшлекле сәфәр кыла. Республика Илбашы Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында булырга, бөртекле культуралар чәчүлекләрен карарга ниятли. Аннары Минтимер Шәймиев Зур Әтнә район үзәгендә Мәдәни-спорт комплексы ачу тантанасында катнашачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз