ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2005 ел
дүшәмбе
8 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин очрашу вакытында 2001-2006 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, җирле үзидарә турындагы федераль закон үз көченә кергәч, муниципаль берләшмәләрнең мониторингы, шулай ук ТР Хисап палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Якын арада Татарстан Президенты 2006 елга ТР Бюджеты проектын республика парламентына тикшерүгә җибәрәчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Татарстан башлыгы салым түләүләренең арту тенденциясе турында сөйләгәндә, агымдагы елның республика бюджеты арттырып үтәләчәк, дип билгеләп үтте.

6
октябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
5 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Марат Сафинны кабул итте. Очрашуда Татарстанның һәм Россиянең төрле спорт структураларының теннис спорты үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышынды. Анда Профсоюзлар конфедерациясе рәисе Владимир Щербаков, “Теннис үзәге” спорт-сәламәтләндерү комплексы (Мәскәү) директоры, теннисчының әтисе Мубин Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һ.б. катнашты.

26
сентябрь, 2005 ел
дүшәмбе
26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Балтач районы “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Гәрәев Хәмит Гәрәй улын "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

21
сентябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Башкортостан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовка Башкортостан халык шагыйре Мостай Кәрим вафаты сәбәпле тугандаш башкорт халкының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

20
сентябрь, 2005 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия теннисы федерациясе Президенты, Россиянең теннис буенча җыелма командасы капитаны Шамил Тарпищевны һәм теннисчылар Елена Дементьева, Динара Сафина, Анастасия Мыскина һәм Вера Душевинаны 18 сентябрьдә Парижда үткән дәрәҗәле дөнья теннисы турнирында җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.

12
сентябрь, 2005 ел
дүшәмбе
Россия башкаласы мэры Юрий Лужков Казанның Мәскәү урамын төзекләндерергә вәгъдә итте. Бу хакта шимбә Мәскәүдә белдерелде.

8
сентябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавровтантан 26-27 августта Казанда БДБ илләре башлыклары саммитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт хаты килде.

7
сентябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә Бәйсез дәүләтләр берлегенең Башкаручы секретаре Владимир Рушайлодан Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү көннәре кысаларында 26 августта үткән БДБ илләренең дәүләт башлыклары утырышын үткәрүдәге һәрьяклы хезмәттәшлеге өчен рәхмәт хаты килде.

6
сентябрь, 2005 ел
сишәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә һәм Казанның 1000 еллыгына әзерләнүдә зур өлеш керткән татарстанлыларга "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International