ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2005 ел
җомга
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе узды. Утырышта республика торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексының 2004 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2005 елга бурычлар билгеләнде.

24
февраль, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика гражданнарын бәйрәм белән тәбрикләде: - Бүген без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Чын мәгънәсендә халыкчан рухлы бу бәйрәм үзендә Ватанга хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнешне, үткәндәге батырлыкны киләчәккә җиткерүне берләштерә.

22
февраль, 2005 ел
сишәмбе
22 февральдә Мәскәү янындагы Жуковск шәһәрендә Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы утырышы булды һәм аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Утырышта “Россия авиация промышленносте комплексының торышы һәм үсеш перспективалары турында” мәсьәлә каралды.

21
февраль, 2005 ел
дүшәмбе
21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Казанга нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 1000 еллык белән бәйле нәшрият проектларын гамәлге ашыруның барышы тикшерелде. Шулай ук юбилей тантаналарын мәгълумати тәэмин итү, аерым алганда Халыкара матбугат үзеге оештыру мәсьәләләре каралды.

19
февраль, 2005 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр һәм "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү хакында" Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы Законына кул куйды. Әлеге Закон нигезендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны бозган өчен вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу төзәтмә законнарда элек яшәп килгән кимчелекне төзәтүгә хезмәт итә. Закон гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә, вазыйфаи затларның җаваплылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Закон тексты массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

18
февраль, 2005 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Н.Н.Хәбипов Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шеһәре администрациясе башлыгы итеп А.Г.Хәбибуллин билгеләнде.
18 февральдә Баулы халык депутатлары Берләшкән советының чираттан тыш сессиясендә Минтимер Шәймиев республиканың үсешендә яңа этап - җирле үзидарә органнарын формалаштыру этабы пәйда булды, дип ассызыклады. "Без сайлаган юл үзен аклады: без ашыгып барлык дәрәҗәләрдә җирле үзидарә органнарын оештыра башламадык, әмма әлеге мәсьәләне хәл итәргә вакыт җитте. Асылы һәм формасы буенча чын мәгънәсендә халык хакимияте органнарын оештырырга һәм әлеге эшкә җитди карарга кирәк", - диде Президент.
Минтимер Шәймиев Баулы халык депутатларының берләшкән Советы чираттан тыш сессиясендә районның уңдырышлы җирләрендә нәтиҗәле эшләүне, нефть өлкәсенең көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүне һәм район халкы өчен яңа эш урыннары булдыруны Баулы районының уңышка ирешүенең төп нигезе дип билгеләде.

15
февраль, 2005 ел
сишәмбе
Бүген татар халкының иң яраткан җырчысы Илһам Шакировка 70 яшь тулган көн. Иң беренчеләрдән булып татар җырының легендар шәхесен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тәбрик итте.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре белән идарә итүче армия генералы Владимир Болдыревны кабул итте. Алар ил оборонасы мәсьәләсе, Россия оборонасы системасында Идел буе-Урал округының роле, хәрби хезмәт итүчеләрне социаль яклау темалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International